САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александровка мәктәбендә Советлар Союзы Герое Александр Казаковка мемориаль такта урнаштыру тантанасы узды

Кичә, 6 декабрь көнне, Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе диварына авылдашлары — Советлар Союзы Герое Александр Афанасьевич Казаков истәлегенә мемориаль такта урнаштырдылар.

Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Ул бүгенге көннәрнең әһәмиятен ассызыклап, Геройлар көне уңаеннан укучыларга, укытучыларга, авыл халкына теләкләрен җиткерде, мәрхәмәтлелек үрнәге күрсәткәннәргә Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды.

Александровка мәктәбенә истәлек тактасы урнаштыру Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы һәм «Легион» Хәрби-патриотик оешмасы катнашында башкарыла. Тантанага музей мөдире Александр Александров та кайткан иде.

— Батырлар тормышына битараф булмаган һәркемгә рәхмәт. Аларның якты истәлеген, хатирәләрен кадерләп саклап, зур эш башкарасыз. Киләчәк буыннар өчен кирәк бу. Музеебызда «Безне вакыт сайлады» күргәзмәсе дә эшли. Ул Бөек Ватан сугышында һәм бүгенге көндә Украинада хәрби операциядә катнашучыларга багышлана. Ил сакчыларына төрле яклы ярдәмегез, тарихи хәтерне саклавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт, — диде Александр Александрович.

Кунаклар мемориаль тактаны ачкач, аңа тере чәчәкләр салдылар, хәрби җыр яңгырады. Александр Казаков истәлегенә салынган һәйкәлдә, аның каберлегендә дә кызыл канәферләр ятып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев