Йөк машиналарын тикшерделәр
Иминлек

Йөк машиналарын тикшерделәр

Бу көннәрдә район юлларында чөгендер төягән “КамАЗ”ларны еш күрергә мөмкин.

Район территориясендәге басулардан ташучы машиналар гына түгел, күрше-тирә район чөгендерләре дә безнең юллар аша үтә. Шуларны да истә тотып, узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд вакытында йөк машиналарына да зур игътибар бирделәр. Рейд барышында барлыгы 4 “КамАЗ” туктатылды, аларның 3 сендә төзексезлекләр табылды һәм алар вакытлыча тоткарланып, аларның шоферларына беркетмәләр төзелде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы.


Нет комментариев