Яр Чаллы-Сарман юлы ябыла
Иминлек

Яр Чаллы-Сарман юлы ябыла

Вакытлы уңайсызлык 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр кертелә. Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле "Яр Чаллы-Сарман" автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Автомобильчеләргә урап узу өчен "Яр Чаллы-Борды" һәм "Яр...

Вакытлы уңайсызлык 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр кертелә.

Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле "Яр Чаллы-Сарман" автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Автомобильчеләргә урап узу өчен "Яр Чаллы-Борды" һәм "Яр Чаллы-Сарман-Борды" автомобиль юллары тәкъдим ителә. Вакытлы юл билгеләренә карата игътибарлырак булырга киңәш ителә.

Интертат

www.chelnyltd.ru сайтыннан фото


Нет комментариев