Яңа елда район юллары тыныч
Иминлек

Яңа елда район юллары тыныч

Яңа елны ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре уңышлы башлап җибәрделәр.

Алардан алынган мәгълүматларга караганда, яңа елда район территорииясе юлларында юл-транспорт фаҗигаләре теркәлмәгән. Ял һәм бәйрәм көннәре булуга карамастан, юл хәрәкәте инспекторлары райондашларыбызның иминлеге сагында уяу торалар. Алдагы көннәрдә дә район юллары тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез булсын иде!


Нет комментариев