Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны 1540ка җиткән
2026 елның 15 июленә республикада 1540 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 37 очракка кимрәк, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Яраланучылар саны 73 кешегә кимегән. Әмма һәлак булучылар саны, киресенчә, арткан – узган елгы 142 урынына быел 161 кеше юлда һәлак булган (19 кешегә күбрәк).
Иң куркыныч хокук бозу – каршы полосага чыгу. Ярты ел эчендә мондый 98 һәлакәттә 49 кеше вафат булган, 156 кеше яраланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев