Таксиларга тикшерү уздыралар
Иминлек

Таксиларга тикшерү уздыралар

-

2024 елның 18 июленнән 27 июленә кадәр район территориясендә, юл хәрәкәтенә көндәлек күзәтчелек үткәрү кысаларында, пассажирларны йөрткәндә, Федераль закон таләпләрен бозуларны булдырмау максатыннан, җиңел таксиларны тоташ тикшерү уздырыла.
2023 елның 1 сентябреннән җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган 2022 елның 29 декабрендә дөнья күргән 580-ФЗ санлы Федераль закон үз көченә керде.


Нет комментариев