Штрафы 5мең сумнан 15 мең сумга кадәр
Балаларга кыйммәтле, шул ук вакытта куркыныч бүләкләр алып бирү гадәткә кереп бара.
Әти–әниләр скутерлар (мопедлар), квадроцикллар, мотоцикллар сатып алганда балаларының куркынычсызлыгы турында уйлап бетермиләр. Закон нигезендә мопедлар белән 16 яшьтән, анда да «М» категорияле йөртүче таныклыгы булган очракта гына идарә итә алалар. Әгәр йөртүчегә 16 яшь тулмаса, административ җаваплылык әти–әниләренә салына. 16 яшь тулып та таныклыгы булмаса, йөртүчегә 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салына, транспорт чарасы махсус стоянкага куела.
Чыганак:http://arskmedia.ru/2018/05/15/shtrafyi-5me-sumnan-15-me-sumga-kadar/#more-165058
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев