Шәрләрәмәдә Хәтер кубогына ярышлар үтте
Авыл җирлегендә узучы әлеге ярышлар традициягә әверелде. Бу - очраклы түгел. Кубокның исеме символик мәгънәгә ия.
Бүгенге көндә Шәрләрәмә җыелма командасында уйнаучы 10 егетнең - әтисе, берсенең әнисе вафат. Якыннарының якты истәлегенә хоккейчылар махсус кубок булдырдылар.
- Ярышларны ачу тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев катнашты. Нәтиҗәдә беренче урынны – Тукай районы Мәләкәс, икенчене – Шәрләрәмә, өченче урынны Мортамак җыелма командасы алды. Петровка Завод командасы дүртенче булды. - диде авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина.
Альбина Сабирова язмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев