Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Сарманда балалар асфальтка рәсем ясадылар

Районда балаларның иминлегенә зур игътибар бирелә.

Шул уңайдан бүген Сарманның Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе каршында «Куркынычсыз юллар – балаларга!» дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырылды. Малайлар һәм кызлар юл хәрәкәте иминлегенә багышланган рәсемнәрен асфальтка ясадылар.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районындагы бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, мәгариф бүлеге методисты Гөләндәм Хәлиуллина, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе кураторы Эльвира Кәлимуллина кагыйдәләрне аңлаттылар, балаларга уңышлар теләделәр.

Алар төрле яшь категорияләренә һәм номинацияләргә бүленделәр. Һәр төркемдә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев