Сарман гимназиясе укучылары өлкәннәргә булыша
Иминлек

Сарман гимназиясе укучылары өлкәннәргә булыша

Сарман гимназиясе укучылары ел әйләнәсендә өлкәннәр белән эшне дөрес оештыра. Ялгыз әби-бабайларга, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга кулларыннан килгәнчә булышу өчен алар әледән-әле шефлыкка алганнарның хәлләрен белешәләр, бакча һәм өй эшләрендә булышалар. Әлеге фотосурәттә - гимназиянең 10 нчы А сыйныфы укучылары. Алар сыйныф җитәкчеләре Салихова Алсу Нисбәт кызы белән берлектә һәрвакыт изге...

Сарман гимназиясе укучылары ел әйләнәсендә өлкәннәр белән эшне дөрес оештыра. Ялгыз әби-бабайларга, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга кулларыннан килгәнчә булышу өчен алар әледән-әле шефлыкка алганнарның хәлләрен белешәләр, бакча һәм өй эшләрендә булышалар. Әлеге фотосурәттә - гимназиянең 10 нчы А сыйныфы укучылары. Алар сыйныф җитәкчеләре Салихова Алсу Нисбәт кызы белән берлектә һәрвакыт изге эшкә әзер.


Нет комментариев