«Сандугач»та юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче гаиләләр ярыштылар
Бүген район үзәгенең «Сандугач» балалар бакчасында «Гаиләгә — төп юл» дип исемләнгән юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белүгә юнәлдерелгән чара үткәрелде. Анда биш гаилә катнашты.
Иң элек кунакларны бакча мөдире Лилия Җәүдәт кызы Вәлиева сәламләде. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова бәйге шартлары белән таныштыргач, аңа старт бирелде. Гаиләләр иң элек үзләре белән таныштырдылар, аннан интеллектуаль викторинада катнаштылар. Кечкенә нәниләр юл йөрү билгеләренә багышланган пазллар җыйдылар. Әниләр һәм әтиләр мода тәкъдим иткәч, гаилә башлыклары үзләренең физик көчләрен дә күрсәттеләр — отжимание ясадылар. Өй эшенә музыкаль сәләтеңне күрсәтергә кирәк булды. Чыгышларны һәм эшләрне мәртәбәле жюри бәяләде. Гомуми нәтиҗәләр буенча иң күп очконы «Ләйсән» балалар бакчасыннан Гөлназ һәм Румил, аларның уллары Азат Фәтхуллиннар җыйдылар. «Кояшкай» бакчасыннан Алина, Динар һәм аларның кызлары Динә Гыйльфановлар, «Лилия»дән Лилия, Айдар, уллары Әмирхан Сапаровлар, «Сандугач»тан Анжела, Данияр һәм кызлары Амелия Мәхмүтовлар, Динар, Альбина һәм Платон Соколовлар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Аларны район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов сәламләде һәм Алсу Разин кызы белән берлектә грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Чара бик күңелле, мавыктыргыч һәм тәрбияви булды. Тамашачылар да үз белемнәрен сынап карадылар. Тылсымлы конфетлар эчендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сораулар яшеренгән иде, тапкыр җавап өчен һәркайсы татлы бүләккә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев