САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Районның мәктәп яны лагерена йөрүчеләр янгын частена кунакка килделәр

Укучыларның көтеп алган һәм яраткан җәйге яллары башланды.

Мәктәп яны лагерьлары да күңелле шау-шудан гөрләп торалар. Аларның эш планнарына район үзәгенең төрле оешмаларына экскурсияләр дә кертелгән. Шулар кысаларында Сарман һәм Җәлил янгын-коткару частьләре дә кунаклар кабул итәләр. Зур Нөркәй авылының аерым постында да янгын-техник әзерлек чаралары, янгынчыларның хезмәте белән танышырга мөмкин бар. Сарман гимназиясе һәм урта мәктәбе, Җәлил гимназиясе һәм мәктәпләре базасында оештырылган лагерьларга йөрүче егетләр һәм кызларны янгынчы һөнәренең бөтен нечкәлекләре кызыксындыра. Алар бик күп сораулар бирәләр һәм аларга җаваплар алалар. Гомумән, мәктәп укучылары янгын частьләренә ел әйләнәсе килә алалар. Мондый очрашуларда янгын куркынычы хакында да аңлатыла. Каникуллар чорында профилактик чаралар бигрәк тә әһәмиятле. Чөнки бала күпчелек вакытын әти-әнисе күзәтүеннән башка үткәрә. Элементар кагыйдәләрне, таләпләрне саклау да алар иминлеген тәэмин, ә өлкәннәрне проблемалардан азат итәчәк.  
Җәйге чорда, гадәттә, балалар өйдә берүзләре калалар, шуңа күрә аларга янгын куркынычсызлыгы хакында кабат-кабат кисәтеп тору бер дә зыянга булмас. Бу бигрәк тә электр приборларына карата, шулай ук газ белән кулланганда, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә бәйле.  
Хөрмәтле әти-әниләр! Үзегезнең балаларга карата игътибарлы булыгыз, уяулыкны югалтмагыз, аларның нәрсәләр белән шөгыльләнүе хакында даими кызыксынып, белешеп торыгыз, иминлек кагыйдәләрен ныклап аңлатыгыз. Ут белән уйнауның ахыры аянычлы тәмамлануы хакында кат-кат кисәтү мөһим. Бала шырпының куркыныч әйбер икәнен аңларга тиеш. Уттан бернәрсә дә калмаганын белсен бала. Шуңа күрә шырпы, зажигалка кебек ут чыгару җайланмаларының күз алдында булмаулары шарт. Экстремаль хәлләр очрагында ничек итеп дөрес хәрәкәт итү турында бала белеп торырга тиеш. Ут чыккан очракта качарга, почмакка яшеренергә ярамый. Кечкенәләргә шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез! Коры үлән, тал мамыгы да, янып китеп, хәвеф-хәтәр чыгару ихтималы бар. Бигрәк тә кызу көннәрдә куркыныч бу. Балалар тормышы һәм иминлеге өлкәннәр кулында булуын һичкайчан онытмасак иде, дип хәбәр итте Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Рөстәм Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев