САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда куркынычсызлык каешы эләктерелгәнме-юкмы икәнен тикшерәләр

-

Агымдагы елның 1 июленнән 31 августына кадәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән социаль әһәмияттәге чаралар комплексы үткәрәчәк. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларны йөртү – җиңел машинаның алгы утыргычында, 7 яшькә кадәргеләрен арткы утыргычта бары тик баланың авырлыгына һәм буена туры килә торган җайланмаларны кулланып кына башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычка утырткан очракта да балалар автокреслосы кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш.
Шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртүне пропагандалау һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән рейдлар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев