САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда кисәтү акциясе бара

Районда 22 майда “Игътибар – балалар!” дигән профилактик акциягә старт бирелде.

Бу акция 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 
Аның максаты – юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау, балалар белән бәйле юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү. 
Шушы уңайдан районда ЮХИДИ бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең район филиалы тарафыннан күп төрле чаралар планлаштырылды. Боларга балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә әңгәмәләр, кызыклы шөгыльләр һәм викториналар үткәрү керә. ЮХИДИ инспекторлары шулай әти-әниләрнең балаларны машинада ничек йөртүләрен, җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементларны тагу-такмауларын, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен дә тикшерәләр. Ә шушы көннәрдә ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов һәм профилактика бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова Сарман гимназиясендә үткәрелгән мәктәп линейкасында катнаштылар һәм укучыларны республика һәм район юлларында булган юл-транспорт вакыйгалары белән таныштырдылар, саннарга тукталдылар, мисаллар китерделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең кеше гомере өчен мөһимлеген аңлаттылар, велосипед, скутер, мопедларда йөргәндә сак булырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев