САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы үткәрелде

Агымдагы елның 8 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 292 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 баланың гомере өзелгән, 314 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Пассажир балалар катнашында булган аварияләр аеруча борчылдыра. Ел башыннан бу төр һәлакәтләр 103 булган, аларда 3 баланың гомере өзелгән, 115 бала яраланган. 8 һәлакәттә балаларны транспортта йөртү кагыйдәләре бозылу очрагы ачыкланган, аларда 9 баланың яралануы билгеле. Җәяүле балалар катнашында 135 авария теркәлгән, аларда 3 баланың гомере өзелеп, 144 бала яраланган. Велосипедчы балалар да бәхетсезлеккә очрап кына торалар. Мондый аварияләр 37 теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 36 бала тән җәрәхәтләре алган. Механик транспортта йөрүче балалар катнашында 20 авария булган, аларда да 2 бала якты дөнья белән хушлашкан, 19ы яраланган. 93 авария балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында булган, аларда 2 баланың гомере өзелгән, 94е яраланган.
– Районда исә 8 айда балалар катнашында 3 авария булды, 3се дә тән җәрәхәтләре алды, бәхеткә каршы, аларда һәлак булучылар теркәлмәде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын кисәтү, белем бирү учреждениеләре тирәсендә юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатыннан үткәрелде дә инде. Ул 16 сентябрьдә башланып, 20 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның юлларда сак һәм игътибарлы булуларын телибез, – диде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова.
Атналыкта балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән мәгълүмати чаралар үткәрелде, аларга иҗтимагый һәм волонтерлык оешмалары вәкилләре, яшь юл инспекторлары һәм башкалар җәлеп ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев