САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда иминлек акциясе уза

-

 

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 4 июленнән 4 августка кадәр барлык территорияләрдә «Иминлек каешы» оператив профилактик чарасы үткәрелә. Чараның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәвефсезлек каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә, механик транспорт чарасын йөртүче каеш белән эләктерелгән булырга һәм аларны эләктермәгән пассажирларны йөртергә тиеш түгел. Куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү шулай ук автомат режимда алып барыла. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактын фотога төшерү комплекслары аша гамәлгә ашырыла. Шуңа нигезләнеп, транспорт чаралары хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту каралган. Билгеле булганча, иминлек каешларын куллану машина йөртүчене һәм алгы утыргычтагы пассажирны – 50, ә арткы рәттәге пассажирның гомерен 25 процент очракта үлемнән саклап кала. Ә машина ауган очракта – биш тапкырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев