САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Районда ике айда өч исерек машина йөртүче җаваплылыкка тартылган

Район суд участокларында исерткеч эчемлекләр кулланган халәттә руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле суд утырышлары даими үткәрелә.

Узган елның декабрендә – агымдагы елның гыйнварында Сарман суд районының беренче санлы суд участогында шундый өч эш каралган.

– Декабрьдә исерек хәлдә транспорт йөртүчеләр белән бәйле ике утырыш булды. Гражданин Х. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланган. Алкотестер күрсәткәнчә, ул өреп чыгарган бер литр һавада 1,08 миллиграмм алкоголь булуы ачыкланган. Машина йөртүче моның белән килешкән. Тик Х. суд утырышына килмәде. Нәтиҗәдә аңа 45 мең сум күләмендә штраф салынды, ул 1 ел да 6 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде. 

С. исә, исереклек билгеләре күренеп торса да, медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан. Ул да судка килмәде, шулай да, «Гаебемне таныйм. Эшне миннән башка гына каравыгызны сорыйм», – дип гариза язды. Ул да шундый ук җаваплылыкка тартылды. Гаебен тануы йомшартучы фактор буларак исәпкә алынды.

Гыйнварда аенда да бер эш карарга өлгердек. Ул да шулай ук медицина тикшерүеннән баш тарту белән бәйле. Кагыйдәне Казан шәһәрендә бозган Р. эшне яшәү урыны буенча карауны сораган. Әлеге хәл узган елның ноябрендә булган. Бу очракта да машина йөртүче 45 мең сум штрафка тартылды һәм ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде, – диде беренче санлы суд участогы җәмәгать судьясы Айнур Хаҗиев.

Өч кагыйдә бозучы да исерткеч эчемлекләр кулланган килеш ЮХИДИ хезмәткәрләре «тозагына» беренче тапкыр эләккән. Бу аларга киләчәктә тәртип бозмаска сабак булса иде. Ә икенче санлы суд участогыннан алынган мәгълүматлар буенча, соңгы ике айда аек булмаган машина йөртүчеләр белән бәйле суд утырышлары узмаган. Уңай тенденция сакланыр, дип ышанып калабыз.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев