САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре арткан

14 июльдән Татарстанда «Бала – төп пассажир!» дип исемләнгән профилактик чара старт алды.

Быел республика юлларында пассажир балалар катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 баланың гомере өзелгән, 81е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу сәбәпле, 9 авария булган – 1 бала якты дөнья белән хушлашкан, 13е имгәнгән. 

Әлеге акциягә Сарман районында да кушылдылар. 

– Төп бурыч – транспорт чараларында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү. Аерым игътибар махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануга бирелә. 22-31 июль көннәрендә мототранспорт йөртүчеләр арасында кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча махсус чара да оештырылачак. Мондый төр техника белән идарә итүче 14 яшькә кадәр яшүсмерләр, кагыйдә бозучы велосипедчылар аерым контрольгә алыначаклар, – диде ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов. 

Инспекторлар балалар бакчалары, алар ял итә һәм күпләп җыела торган урыннарда рейдлар үткәрәләр. Машина йөртүчеләр төрле яклап тикшереләләр. 22 июльгә булган мәгълүматлар буенча, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 6 беркетмә төзелгән.

Кагыйдә бозучыларны административ штрафлар көтә. Тик төп максат – җәза бирү түгел, кисәтү һәм кечкенә пассажирларның тормышы һәм сәламәтлеге әһәмияте турында искәртү.


2025 елның 6 аенда район территориясендә 16 яшькә кадәр балалар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4 бала тән җәрәхәтләре алган. Узган ел һәлакәтләр саны – 2, имгәнүчеләр 1 булган. Яшь мотоциклчы катнашында да авария теркәлгән, ул Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 13 материал җибәрелгән.

Илназ Сираев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев