САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Район юлында һәлакәт теркәлде

27 июнь көнне Әлмәт-Мөслим юлының 39,9 нчы километрында 22.13 сәгатьтә авыр юл-транспорт вакыйгасы булды.

Мөслим ягыннан Әлмәткә таба хәрәкәт итүче җиңел машина йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайлый алмый һәм 1990 елгы җәяүле ир-атны бәрдерә. Җәяүле дә юлның куркынычсыз ягын сайламаган, машиналар белән бер юнәлештә хәрәкәт иткән була. Шулай ук киемендә яктылык кайтаргыч элемент та булмый. Зыян күрүче ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче вакыйга урынында һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев