Район юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе чираттан тыш утырыш җыйды
Юл хаталарны кичерми, диләр. Кагыйдәләрне төгәл үтәмәү, кайвакытта аларны гомумән санламау, ашыгулар еш кына һәлакәткә илтә. Нәтиҗәдә кеше гомерләре өзелә, бигрәк тә яңа гына яши башлаган сабыйлар һәлак була, имгәнә.
Узган атнада Чаллы – Сарман автоюлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте районның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзаларын чираттан тыш утырышка җыйды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе алып барды.

Утырышта төп игътибар 2026 елның 4 июнендә Сарман районы территориясендә теркәлгән авариягә юнәлтелде. Бу көнне 14.30 сәгатьтә Яр Чаллы – Сарман автотрассасының 31 +500 километрында (Шыгай тавында) Лада Гранта автомашинасы йөртүчесе, Сарман ягыннан шәһәргә таба хәрәкәт итеп, юл йөрү кагыйдәләрен боза: “Узып китү тыела” юл билгесе гамәлдә булган участокта каршы хәрәкәт итү полосасына чыга һәм Тойота Королла автомобиле белән бәрелешә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше авария урынында һәлак булалар. Балигъ булмаган пассажирны ашыгыч рәвештә Яр Чаллы хастаханәсенә алып китәләр, аның гомере шунда өзелә. Моннан тыш тагын өч кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре ала. Юл һәлакәтенә сәбәпче булган машина йөртүченең гомуми стажы 7 ай гына тәшкил итә. Үзенең тәҗрибәсез икәнен исәпкә алмаган егет шушы дәвердә өч тапкыр административ җаваплылыкка тартылырга да өлгерә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Радик Сәлимов фаҗига белән тәмамланган юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм тикшерү барышы турында җентекләп чыгыш ясады.
- Бу юл участогында Чаллы юнәлешендә “Максималь тизлекне сәгатенә 70 километрдан арттыру чикләнә” һәм “Узып китү тыела” юл билгеләре урнаштырылган. Беренчесе Сарманга кайту юлына да куелган. Әлеге участок юл һәлакәтләре урыны буларак моңа кадәр теркәлмәгән. Соңгы биш ел статистикасы күрсәткәнчә, юлда механик төзеклексез очраклары гына булган. Килеп чыккан юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре бара, – диде ул.

Утырышның көн тәртибендә юлларның торышы да игътибар үзәгендә булды. «Татавтодор» җәмгыятенең Түбән Кама филиалының Сарман участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов 2026 елда юлларны карап тоту хезмәтләренең эшчәнлеге, агымдагы елның биш аенда башкарылган юл төзекләндерү эшләре һәм чокырларны төзәтү буенча күрелгән чаралар турында хисап тотты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Ришат Бәхтиев профилактик эшләрне көчәйтү кирәклеген билгеләп үтте. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен өлкәннәр арасында да, балалар арасында да күбрәк пропагандалау, профилактик чаралар үткәрү мөһимлегенә басым ясады.
- Җәйге яллар башлану белән, балалар һәм яшүсмерләрнең мототранспортта йөрүе активлаша. Һәм, кызганычка каршы, мондый очраклар районда да еш күзәтелә. Руль артына утырган яшүсмернең тормышы, иминлеге өчен җаваплылык атааналарга йөкләнә. Балаларына скутер, самокат, питбайк һәм башка төрле җиңел мототранспорт чарасы алып бирер алдыннан, һәр әти-әни шул хакта уйлансын иде. Бу транспорт чараларын куллану еш кына юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аварияләргә сәбәпче булу һәм хәрәкәткә комачаулык китерү белән тәмамлана. Хәзерге заманда аеруча электросамокатлар популяр. Ләкин аларны кулланганда да, юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү шарт. Питбайк – спорт инвентаре. Аны гомуми файдаланудагы юлларда куллану катгый тыела. Әгәр 16 яшенә кадәрге бала питбайк белән идарә итә икән, җаваплылык тулысынча ата-ана өстенә төшә. Моның өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Кыскасы, юлларга чыкканчы, закон таләпләрен дә белеп тору кирәк, - диде Ришат Ринат улы.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөнәвир улы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, анда катнашучыларның җаваплылыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча эшне тагын да көчәйтергә кирәклеген әйтте. Комиссия әгъзалары алдына бу юнәлештә актив эш алып бару, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтү һәм юлларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү бурычы куелды.

Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев