Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Иминлек

Район балалары рәсемнәр аша иминлеккә өйрәнәләр

Районда балаларның иминлегенә зур игътибар бирелә. Шул уңайдан узган атнада Сарманның Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбе каршында «Куркынычсыз юллар – балаларга!» дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырылды. Малайлар һәм кызлар юл хәрәкәте иминлегенә багышланган рәсемнәрен асфальтка ясадылар.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районындагы бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, мәгариф бүлеге методисты Гөләндәм Хәлиуллина, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе кураторы Эльвира Кәлимуллина балаларны сәламләделәр, кагыйдәләрне аңлаттылар, катнашучыларга уңышлар теләделәр.

– Монда килгәнсез икән, димәк, барыгыз да – җиңүчеләр! – диделәр алар.

Балалар төрле яшь категорияләренә һәм номинацияләргә бүленделәр. «Светофор – безнең дустыбыз» номинациясендә 7-8 яшьлек балалар арасында беренче урынга Мәрьям Әһелтдинова лаек булды. Амелия Харисова – икенче, Иделия Ганиева өченче урыннарны алдылар. 9-11 яшьлекләр арасында Ралина Фәрраховага тиңнәр булмады. Дилә Латыйфуллина белән Виктория Николаева җиңүчедән чак кына калыштылар. 12-14 яшьлек балалар арасында ике генә урын билгеләнде – Айзилә Миргасыймованың эше Ләйсән Гайнетдинованыкыннан бераз гына өстенрәк дип табылды.

«Җәяүле, кичүгә!» номинациясендә беренче төркемдә Мәликә Вагыйзова җиңде. Динә Низамова – икенче, Аделина Хәертдинова өченче урыннарда урнаштылар. Икенче төркемдә призлы өчлеккә Рамина Хаҗиева, Ләйлә Фәрахетдинова, Сәидә Абдулова керделәр. Өченче төркемдә Мәликә Газдалова – беренче, Ризвон Кодиров икенче булдылар.

Ниһаять, соңгы номинация «Яктыр һәм күренебрәк тор!» дип исемләнде. Монда өч яшь төркемендә икешәр генә призлы урын бирелде. 7-8 яшьлек балалар арасында Динә Ситдыйкованың асфальттагы рәсеме «иң матуры» дип табылды. Азалия Шәрәфетдинова да яхшы күрсәткечләргә иреште. 9-11 яшьлекләр арасында Ясминә Мирсәетова җиңеп чыкты, Адилә Минһаҗева икенче булды. 12-14 яшьлекләр арасында беренче урынга Чулпан Корбанова чыкты. Адилә Сөләйманова икенче урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр булды.

Барлык призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев