САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Петровский Завод авылыннан Илгизәр Шәяхмәтов, комбайнда аягын имгәтсә дә, янәдән шул техникага утыра

Россиядә инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда да күптөрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе – физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйге. Анда быел биш кеше катнашты.

Чарага килгәннәрне район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Илнур Шәрипов, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов, ДОСААФның территориаль бүлеге рәисе Илдус Мәүләвиев сәламләделәр һәм конкурсантларга уңышлар теләделәр.

Иң элек бәйгедә катнашучылар «Юл кагыйдәләре белгечләре» этабында көч сынаштылар, аннан соң «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү»гә күчтеләр. Нәтиҗәдә җиңүче булып Петровский Завод авылыннан Илгизәр Шәяхмәтов танылды. Җәлил поселогыннан Радист Кызрачев – икенче, Янурыс авылыннан махсус хәрби операция ветераны Александр Гайнетдинов өченче урыннарны яуладылар. Түбән Чыршылы авылыннан Геннадий Тимашев (башкалардан аермалы буларак, ул билетларны компьютерда түгел, кәгазьдә чиште) белән Иске Минзәләбаш авылыннан Раушан Миңнегалиев та бүләксез калмадылар.

Катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты сәркатибе Айназ Сафина, Алсу Ситдикова, Илдус Мәүләвиев бүләкләделәр.

Бәйгедә беренче урын алган Илгизәр Шәяхмәтовка 13 декабрьдә 65 яшь тула. Ул инде гомеренең яртыдан артыгын «физик мөмкинлеге чикле» статусында яши. Аянычлы хәлгә Илгизәр абый комбайнда эшләгән чакта юлыга.

– Бу хәл 1992 елда булды. Аягым киселде. Шуннан бирле протез белән йөрим, әле күптән түгел генә Казаннан яңаны кайтарттым. 18 яшемнән бирле руль артында инде, янгын сүндерү машинасында да, автокранда да, тракторда да эшләдем, – диде ул.

Бер елдан соң Илгизәр абый янәдән комбайнга утыра. Тырыш хезмәте өчен, аңа җиңел машина бирәләр.

– Комбайнга яңадан утыру рухи яктан авыр булмадымы соң? – дип кызыксындым аннан.

– Юк, эшлисем, минем белән булган фаҗигане очраклы гына хәл икәнен дәлиллисем килде, – дип җавап бирде ул.

Җиңел машинаны да элеккечә йөртергә өйрәнгән. «Кул белән генә идарә итү мөмкинлеге дә бар, тик миңа аяк белән уңайлырак. «Сцепление» педале каты түгел бит, ә «Газ» белән «Тормоз»га баса торган аягым сау-сәламәт», – дип өстәде җиңүче.

Илгизәр абыйның әлеге ярышларга беренче генә килүе түгел инде, аның җиңүләре дә шактый. Без бәйгедә катнашкан барлык физик мөмкинлекләре чмкле гражданнарга алга таба да күңел көрлеге, тормыш сынауларын уңышлы җиңеп чыгуларын телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев