САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Өч айда 14 машина йөртүче тоткарланган

Агымдагы елның өч аенда районда алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы 14 машина йөртүче тоткарланган.

Бәхеткә каршы, алар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре булмаган. Апрель аенда 1 нче суд участогында алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыру белән бәйле – 2, шулай ук тикшерү һәм медицина тикшерүеннән баш тарту буенча тагын 2 эш каралган. 1 нче участокның җәмәгать судьясы Айнур Хаҗиевтан шул хакта сораштык.
– Алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыруда шикләнелгән 2 машина йөртүче дә суд утырышында үз гаепләрен таныдылар. Аларның берсе утырышта үзе катнашты, ә икенчесе эшне үзеннән башка гына карауларын сорап гариза җибәрде. Аларның икесенә карата да ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылды. Тикшерүдән баш тартучы машина йөртүчеләрнең икесе дә суд утырышларында катнашмадылар. Аларның берсе гаебен тануын белдереп һәм эшне үзеннән башка гына карауларын сорап гариза җибәрде. Ә икенчесенең суд утырышында яклаучысы катнашты һәм үзе яклаган машина йөртүченең гаепсез икәнлегенә ышандырырга тырышты. Ләкин соңгысының гаебе тикшерү материаллары белән расланды һәм аңа карата бер ел да җиде айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарылды. Аның җәзасын катыландыручы чара булып суд каршына басучының юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә тапкыр бозуы һәм җавапка тартылуы тора, – диде ул.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев