САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

️«Лилия»дә тәрбияләнүчеләр юл иминлеге буенча белемнәрен арттырдылар

Узган атнада Сарманның «Лилия» балалар бакчасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова белән очрашу узды.

Очрашу "Игътибар: балалар!" профилактик акциясе кысаларында балаларның юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан оештырылды.

Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге һәм һәр җәяүленең җаваплылыгы турында мавыктыргыч әңгәмә үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр юлны дөрес кичүнең ни өчен мөһимлеген белделәр.

Белемнәрен ныгыту өчен балаларга махсус танып белү программасы тәкъдим ителде: балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында кызыклы мультфильм карадылар һәм бүләккә матур тематик китаплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев