САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

«Лилия» балалар бакчасында «Күренеп тор»ырга өйрәтәләр

Бүген район үзәгенең «Лилия» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Күренеп тор» профилактика чарасы үткәрелде.

Аны район ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе белән берлектә оештырдылар. Алдан бәйге игълан ителеп, чара кысаларында аның җиңүчеләрен билгеләделәр.

Бакча мөдире Резедә Вәлиева сәламләгәннән соң, сүз уртанчылар төркеменә бирелде. Тәрбиячеләре Венера Рәхимова белән Гөлназ Шамигулова юлда имин йөрү, куркынычсызлык чаралары күрү, моның өчен яктылык кайтаргыч элементлар куллану мөһимлеге турында сөйләгәч, балалар светофорның төсләре турында җырладылар, биеделәр. Соңыннан «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова бәйгедә катнашучыларга рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев