Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары үз хокукларын беләләр
Иминлек

Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары үз хокукларын беләләр

Район мәктәпләрендә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсенең “Хокук: А дан Я га кадәр” проекты кысаларында хокук дәресләре дәвам итә.

Аның чираттагысы Ләшәү Тамак мәктәбендә “Минем хокукларым – минем ирегем” дигән темага 6-9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Дәресне район суды рәисе Рәсим Хәйбрахманов уздырды. Укучылар аңа төрле темаларга күп санлы сораулар бирделәр. Ә район суды судьясы ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова укучылар белән бергә “Басыгыз: суд килә!” дигән мәгълүмати сәхнәләштерелгән уен оештырды.


Нет комментариев