Ландыш һәм Рәфыйк Габделхаковлар президент белән очрашуда булып кайттылар
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды
Очрашуга илле гаилә чакырулы булган. Анда безнең районнан Кәүҗияк авылында яшәүче Ландыш һәм Рәфыйк Габделхаковлар катнашты.
Очрашуга озак еллар бергә гомер итүче парлар, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, спортчылар, табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм башка тармакта эшләүче гаиләләр чакырыла. Габделхаковлар авыл хуҗалыгында – «Сарман» агрфирмасында эшлиләр: Рәфыйк – механизатор, Ландыш – савымчы булып. Алар очрашудан бик зур кичерешләр белән кайтканнар. Бу турыда газетаның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев