САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Куйбышев урамында юл кырые киңәйтелә

Район үзәгендәге “Пятерочка” кибете яныннан үтеп йөрүчеләр игътибар иткәндер: каршы як тротуарда, Куйбышев урамы борылмасындагы тротуар кырыена комлы-ташлы катнашма бушатылган.

“Ни өчен икән?” – дигән сорау белән без Сарман авыл җирлеге башлыгы урынбасары Николай Сахуриевка мөрәҗәгать иттек. Тротуар кырыендагы юлны киңәйтәчәкләр икән, чөнки кыш көне тротуарны чистартучы трактор тротуарга гына сыймый икән. Николай Иванович шунысын да хәбәр итте: бу эш сарманлылар җыйган үзара салым акчасына башкарыла. Аларга уңышлар телик, кыш көне тротуарларыбыз, чыннан да, чиста булсын.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев