01,02,03 март көннәрендә районда тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында юл иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы профилактик чаралар уздыру дәвам итте.
Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. Шулардан: 1- исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 7- куркынычсызлык каешларын кулланмаучы, 5 – укылмый торган дәүләт номеры белән йөрүче hәм башкаларга административ беркетмәләр төзелде.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Нет комментариев