САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Иминлек

Йөк машиналары район юлларына да зыян салалар

Узган атнада район Советында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов үткәрде.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Николай Самойлов агымдагы елның өч аенда юл-транспорт травматизмы, аварияләр күбрәк була торган урыннарда юлларның торышы турында сөйләде. Шулай ук ул район территориясендәге һәлакәтләр буенча гомуми мәгълүматлар китерде.

– Исерек халәттә кабат руль артына утыручы машина йөртүчеләрне ачыклау йөзеннән, бүлекчә хезмәткәрләренә андый кешеләр исемлеге бүлеп бирелде. Наркотиклар кулланган хәлдә машина йөрткән килеш тотылганнар аерым игътибар астына алыналар. Штрафларны вакытында түләмәү буенча 17 административ материал төзелгән. Отчет чорында 197 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, – диде Николай Дмитриевич.

«Татавтодор» җәмгыятенең Түбән Кама филиалы Сарман участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов, «Татнефтедор» җәмгыятенең Азнакай автомобиль юллары идарәсенең Җәлил участогы начальнигы Илшат Галиәхмәтов, Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы («Төзекләндерү») генераль директоры Данияр Баһманов утырышта катнашучыларны юл хезмәтләренең юлларны тиешле халәттә тоту буенча эш барышы, район юлларын яраклы хәлгә китерү буенча планлаштырылган чаралар, чокырларны төзәтү эшләренең планнары һәм сроклары белән таныштырдылар.

– Зур йөк машиналары юлларны җимерәләр. Язга чыккач, икешәр кат асфальт җәябез. Туң киткәч, юллар аеруча бозыла. 1 апрельдән 1 майга кадәр зур машиналар өчен юллар ябылса да, тиешле билгеләр куелса да, йөрүчеләр очрый, – диделәр юл хезмәте вәкилләре.

Николай Дмитриевич аларга ЮХИДИ линиясе буенча ярдәм итәргә сүз бирде. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман районындагы бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова оешманың быелгы елның I кварталындагы эшчәнлегенә тукталды. Утырышка йомгакны Айрат Рифкат улы ясады.

– Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, анда катнашучыларның тәртибен яхшырту һәм җаваплылыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Аларны булдырмас өчен чаралар күрү мөһим, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев