Җиңел машина тракторга бәрелгән
Иминлек

Җиңел машина тракторга бәрелгән

-

30 декабрь көнне көндез район үзәгендә юл-транспорт вакыйгасы булды. Үзәк урамнарның берсендә җиңел машина юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза — төп юлдан килүче кар эттереп баручы тракторга юл бирми һәм нәтиҗәдә ике транспорт бәрелешә. Шунысы яхшы — машина һәм тракторның йөртүчеләре тән җәрәхәтләре алмыйлар.

Хөрмәтле райондашлар! Бу көннәрдә һава торышы юл йөрүчеләр өчен уңайсызрак — юеш кар, тайгак, күз күреме дә бик яхшылардан түгел. Шуңа күрә юл хәрәкәте сагында торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына утыручылардан сак булуларын, кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорыйлар. Имин булыгыз!


Нет комментариев