Фликерлар район халкының гомерләрен сакларга ярдәм итә
Кары күренмәсә дә, вакыт кышка таба бара.
Караңгы да күпкә иртәрәк төшә хәзер. Бу исә юл-транспорт һәлакәтләре саны артуга да китерә.
Юеш булса, юл хәрәкәтендә катнашучыларга тагын да авыргарак туры килә. Кар ятмагач, машина, башка транспорт, юл аркылы чыгучы җәяүлеләр асфальт белән «кушылалар». Кызганычка каршы, бу аянычлы хәлләргә дә сәбәпче булырга мөмкин.
– Кайвакыт караңгы вакытта машинада барасың, ә җәяү баручы кеше күренми. Яктылык кайтаргыч элементлар куллануның файдасы турында күп тапкырлар, шул исәптән – район газетасы аша да, искәртеп, ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә төрле чаралар үткәреп торсак та, аларны инкарь итүчеләр юк түгел. Үзләренең куркынычсызлыгы өчен кирәген аңласалар иде. Җәяүленең киемендә мондый элементлар булса, ул әллә кайдан ук күренеп тора бит. Аны таптату куркынычы да күпкә кими. Велосипед, скутер, питбайк сыман транспорт чараларында йөрүчеләргә дә яктылык кайтаргыч элементлар зыян итмәс, дип уйлыйм. Алар бит яктыртылган район үзәге, Җәлил поселогы урамнарыннан гына йөрмиләр, зур юлларга да чыгалар, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Фәндәс Вәлиев.
Җитәкче сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Быел гына да бит район территориясендә «Эх, киемнәренә фликерлар (яктылык кайтаргыч элементларның башкача атамасы) беркеткән булсалар икән!» дияргә мәҗбүр итәрлек берничә хәл булды. Мисал өчен, район үзәгендәге юл һәлакәтен искә алу урынлы булыр. Кибеттән кайтучы җәяүле юл аркылы чыгып барганда, аны машина бәргән. Ул урында «Җәяүле кичүе» билгесе дә юк. Зыян күрүченең киемендә шулай ук тиешле элементлар булмаган. Өстәвенә, аны бәрдергән машина йөртүчегә каршы яктан килүче автомобиль уты да комачаулаган, бу хәлне тагын да кискенләштергән. Җәяүленең, төрле җәрәхәтләр алуына карамастан, исән калуы сөендерә – моннан соң ул яктылык кайтаргыч элементлар куллануга җаваплырак карар, дип өметләнәбез.
Агымдагы айда Каташ-Каран авылы тирәсендә дә аянычлы хәл теркәлде. Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә җәяүле ир-атның гомере өзелде. Аның караңгы вакытта киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткәнлеге ачыкланды.
Үзебезнең куркынычсызлыгыбызны үзебез кайгыртыйк, җәмәгать!
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев