Иминлек

Чаллыда 16 яшьлек үсмерне кросс мотоциклында тоткарлаганнар

Чаллыда таныклыгы булмаган 16 яшьлек үсмер кросс мотоциклында җилдергәндә тоткарланган.

«Татар-информ» агентлыгы шәһәр Госавтоинспекциясе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге хәл Замелекесье микрорайонында булган: егет дәүләт номерлары булмаган мотоциклда барганда юл инспекторларына юлыккан.Үсмерне идарә итүдән читләштергәннәр, ә техника штрафстоянкага озатылган. Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балалар куркынычсызлыгына җаваплы карарга, аларга мотоцикл яки питбайк кебек куркыныч әйберләр сатып алмаска, шәхси транспорт ачкычларын кулга төшерү мөмкинлеген чикләргә һәм таныклыксыз идарә итүне катгый тыярга чакыра.

 


Нет комментариев