Бер көндә – 9 ДТП
Иминлек

Бер көндә – 9 ДТП

Көз үзенең көйсезлекләрен сиздерә.

ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 ноябрь көнне район территориясендә төрле дәрәҗәдәге 9 юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә каршы, аларда беркем дә зыян күрмәгән. Кичә – 3 ноябрь көнне исә Җәлил-Сарман юлында трактор белән җиңел машина бәрелешкән. Җиңел машинаның пассажиры уртача тән җәрәхәте белән хастаханәгә озатылган.
Язманы сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде.

Фото:https://pixabay.com/ru/illustrations/


Нет комментариев