Балаларны юлларда ничек сакларга?
Кәүҗияк мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова белән очраштылар.
Ата-аналарны аеруча балаларның иминлеген саклау мәсьәләләре кызыксындырды. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күп балалар авариягә юл аркылы тиеш булмаган урыннан чыгу, наушниклар куллану һәм мотоцикл белән транспорт йөртү таныклыгыннан башка идарә итү нәтиҗәсендә очрыйлар. Тротуар булу да аларны коткарып калмаска мөмкин – балалар еш кына машина юлыннан йөриләр. Шуңа күрә белгечләр автокреслодан файдаланырга, бала гомерендә экономия ясамаска, наушник һәм телефоннарны юлда кулланмаска, юл аша чыкканда игътибарлы булырга киңәш итәләр.
Алсу Ситдыйкова очрашу ахырында юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы буклетлар таратты һәм ата-аналарны балалар өчен үрнәк булырга чакырды.
– Иминлек вак-төяктән башлана. Бүгенге сөйләшү дә, бәлки, кемнең дә булса гомерен саклап калырга ярдәм итәр, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев