Ишетеп белгәнебезчә, коронавирус белән бәйле хәл катлаулы булып кала бирә.
Шуны истә тотып, узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрделәр һәм пассажирлар ташучы автобусларда маска режимының үтәлешен тикшерделәр.
- Мондый рейдларга без атна саен чыгабыз. Чара барышында авторбусларга гына түгел, барлык төр кагыйдә бозуларга да игътибар итәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны да тоткарлыйбыз, - диде ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль инспекторы Рамис Сафин.
Рейд барышында ике автобус, берничә җиңел машина тикшерелде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары
Нет комментариев