Автобус йөртүчеләр хезмәт һәм ял режимын үтиләрме?
Юлларда фаҗигаләрне кисәтү максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре 25 март көнне Салкын Чишмә-Александровка юлында “Тоннель” профилактика чарасы үткәрделәр. Аерым игътибар автобусларны тикшерүгә бирелде.
Аерым игътибар автобусларны тикшерүгә бирелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирлар йөртүче автобусларның техник торышын, тахографларның бармы-юкмы икәнлеген, төзеклеген, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын тоту-томауларын, юл документларын тикшерделәр. Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланды. Кагыйдәләрне бозган машина йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев