Җәлил беренчеләрен җәяүлеләр сафына алдылар
Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең кечкенәләре юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска ант бирделәр.
Яшь юл йөрү инспекторлары һәм “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары аларны җәяүлеләр сафына кабул иттеләр. Беренчеләр өчен төрле кызыклы бәйгеләр, юлда йөрү кагыйдәләре буенча сораулар белән профилактик чара үткәрелде. Аларны “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе начальнигы Алсу Ситдыйкова тәбрикләде һәм юлларда сак булу хакында сөйләде. Аннан бергәләп мультфильм карадылар, һәр бала бүләккә яктылык кайтаргыч брелок һәм яшь җәяүле дәфтәре алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев