Сарманлылар ифтар ашлары үткәрәләр
Рамазан ае - Аллаһы Тәгаләнең колларына күрсәткән чиксез рәхмәт-нигъмәтләренең иң әһәмиятлеләреннән берсе. Рамазан ае - Коръән ае, Рамазан ае - рух-бәдәнне пакъләү ае, Рамазан ае - рәхмәт, мәгърифәт, тәүбә ае, Рамазан ае - сабырлык ае. Рамазан аенда кылган һәрбер изгелек өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне меңләгән мәртәбә арттырып бирә. Шуңа күрә...
Рамазан ае - Аллаһы Тәгаләнең колларына күрсәткән чиксез рәхмәт-нигъмәтләренең иң әһәмиятлеләреннән берсе. Рамазан ае - Коръән ае, Рамазан ае - рух-бәдәнне пакъләү ае, Рамазан ае - рәхмәт, мәгърифәт, тәүбә ае, Рамазан ае - сабырлык ае. Рамазан аенда кылган һәрбер изгелек өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне меңләгән мәртәбә арттырып бирә. Шуңа күрә мөселманнар Рамазан аенда күбрәк изгелекләр кылырга омтылалар.
Безнең Шәрләрәмә авылы халкы да Рамазан аен зур өметләр белән, сагынып көтеп ала. Бу айда авылымның күпчелек кешеләре ураза тоталар, әйткән сүзләренә, бер-берсенә карата игътибарлырак булырга тырышалар, хәрәмнән мөмкин кадәр ераклашалар. Мәчеттән һәркөнне, биш вакыт намазга чакырып, азан әйтелә. Өлкән кешеләр белән беррәттән урта яшьтәгеләр һәм балалар да мәчеткә җыелышып, намаз укыйлар, ифтар ашлары үткәрәләр, аннан соң тәрәвих намазы укыла. Әнәс хәзрәт җыелган халыкка вәгазьләр сөйли, аннан соң Коръән укыла. Авыз ачканнан соң намаз укылып, өстәл артында ифтар ашы үткәрелә. Мәчеткә 40-50 кеше җыелып, шөкерана итеп дога кылалар. Тәннәребез бу айда сәламәтләнеп китә. Шулай ук уразада тәртипкә, ризыкның кадерен белергә, аңа карата сакчыл булырга, ачлыкның нинди яман нәрсә икәнен аңларга өйрәнәбез, ач кешенең хәленә керергә кирәклеген аңлыйбыз.
Безнең авыл мәчетендә һәркөнне ифтар ашы үткәрелә. Авыл халкы алдан чиратка языла. Ризык пешерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ике пешекче - Мансурова Дилбәр, Шәйдуллина Гөлнара көннән-көн тәмле ризыклар әзерләп, килгән халыкны хөрмәтлиләр. Мәчеткә ян корылмада 50 кеше сыярлык урын әзерләнгән. Ифтар ашларын монда башка авыллардан, Сөлек, Кормаштан, килеп тә үткәрәләр.
Хәзрәт Әнәс Гыйздәтуллин - бик тырыш, алны-ялны белмичә, халыкка хезмәт итүче, уразаның файдасын, намазның динебезнең терәге икәнен һәрдаим аңлатучы, югары әхлаклы булырга чакыручы кеше.
Билгеле, мәчеткә ураза тотучылар гына җыелмый. Авыручы, бик олы яшьтәгеләр, балигъ булмаганнар да килә. Хәзрәт аларны да ачык йөз белән каршы ала. Шуңа күрә мәчеткә бик күп кеше җыела, күбрәк гыйбадәт кылырга тели. Рамазан аеның кадерен белгән кебек, һәрбер көннең, һәрбер сәгать, минутның кадерен белеп, аны сарыф итүебез хакында сорауга әзер булып үткәрсәк иде көннәребезне.
Роза Шәйгарданова.
Шәрләрәмә авылы
ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев