САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Камил хәзрәт Сарманда

Мәгълүм булганча, 17 апрельдә Татарстан мөселманнарының алтынчы съездында республика мөфтиен сайлаулар уза. Бу вазыйфага 3 кандидат дәгъва итә. Алар арасында иң яше - Казанның "Тынычлык" мәчете имамы, республика мөфтие вазыйфаларын башкаручы 27 яшьлек Камил хәзрәт Сәмигуллин 15 апрельдә безнең районда булды, үзәк мәчеттә Сарман һәм Мөслим районнары авыллары имамнары белән...

Реклама

Мәгълүм булганча, 17 апрельдә Татарстан мөселманнарының алтынчы съездында республика мөфтиен сайлаулар уза. Бу вазыйфага 3 кандидат дәгъва итә. Алар арасында иң яше - Казанның "Тынычлык" мәчете имамы, республика мөфтие вазыйфаларын башкаручы 27 яшьлек Камил хәзрәт Сәмигуллин 15 апрельдә безнең районда булды, үзәк мәчеттә Сарман һәм Мөслим районнары авыллары имамнары белән очрашты. Очрашуда район хакимияте башлыгы Нәфис Закиров, муниципаль район Башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, авыл җирлекләре башлыклары һәм Мөслим районы башлыгы Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге делегация катнаштылар. Икенде намазыннан соң Камил хәзрәт республика мөселманнары алдында торган бурычлар турында сөйләде, үзенең сайлау алды программасы белән таныштырды. Сарман һәм Мөслим районнары хакимиятләре башлыклары Н.Закиров, Р.Хәбипов, Сарман район мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ахырда Камил хәзрәт очрашуда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев