САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Сарманда гает намазы узачак

Сарман район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Сарманлыларны якынлашып килүче Ураза гаете белән тәбрикләде: "Хөрмәтле райондашлар! Сезне изге бәйрәмебез Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Аллаһ Раббыбыз кимчелек-хаталарыбызны кичереп, тоткан уразаларыбызны, биргән фитр-садакаларыбызны һәм кылган барча изгелекләребезне Үзенең чиксез рәхмәте белән кабул итсен. Раббыбыз теләгән барча изге морадларыбызга һәм омтылган...

Сарман район имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков Сарманлыларны якынлашып килүче Ураза гаете белән тәбрикләде:

"Хөрмәтле райондашлар!

Сезне изге бәйрәмебез Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Аллаһ Раббыбыз кимчелек-хаталарыбызны кичереп, тоткан уразаларыбызны, биргән фитр-садакаларыбызны һәм кылган барча изгелекләребезне Үзенең чиксез рәхмәте белән кабул итсен. Раббыбыз теләгән барча изге морадларыбызга һәм омтылган барча хәерле максатларыбызга ирешү өчен Үзенең ярдәмен бирсен. Бу дөньядан ныклы иман белән бәхетле һәм имин тормыш кичереп, ахыйрәттә җәннәт бакчаларына керергә насыйп әйләсен," - диде ул, ихтирам һәм изге догалар белән.

Исегезгә төшерәбез, Ураза гаете 8 август көнне ике мәчеттә дә сәгать 7.00дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев