Бер минутта нәрсә эшләп була?
Бу сүрәне уку Коръәннең өчтән берен укуга тиң.
Бер минут эчендә сез 20 тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен укый аласыз.
Әгәр сез һәр көнне 20 тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен укысагыз, сез әлеге сүрәне бер ай эчендә 600, ә бер ел эчендә 7200 тапкыр укыган буласыз.
1 минут эчендә сез Аллаһыга Хәмед- сәналәрегезне, шөкерләрегезне әйтә, Аңа яратуыгызны белдерә аласыз.
Сез тормышыгызның һәр минутында: ятып торганда да, урамнан барганда да, транспортта булганда да Аллаһыны искә ала аласыз.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. — بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
1. Куль һүәллаһу әхәд. — قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ
2. Аллаһүс-самәд. — ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ
3. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. — لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
4. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд. — وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ
«Шәфкатьле Рәхимле Аллаһ исеме белән… — بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
Әйт:«Ул – Аллаһ – берәү генә! — قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ
Аллаһ – мәңге булучы. — ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ
Ул тудырмады да һәм тумады да, — لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң түгел». — وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ
(«Дин вә мәгыйшәт»)
Чыганак: https://vatantat.ru/2021/02/46478/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев