САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Әрвахларга ничек итеп дога кылырга?

Каберләрне зиярәт итүнең максаты – гыйбрәт алудыр. Бу үлемне хәтерләтә, чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.

Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәт гамәлләрдән санала.
Ни өчен үлгән кешеләрне искә алырга һәм алар өчен дога кылырга кирәк?

Беренчедән, әгәр әти-әни вафат булган икән, без аларны онытмаска тиеш. Алар безнең якты дөньяга килүебезгә сәбәпче булды, безне карады, үстерде, тәрбияләде.

Икенчедән, без үзебезнең кем икәнлегебезне белергә, нәселебезне онытмаска, үлгәннәрнең исемнәрен дә истә тотарга тиешбез.

Өченчедән, һәр кешедә хата, кимчелек һәм аның гөнаһысы бар. Шулай ук нәзер әйткән сүзләре, алган бурычлары бар икән, балалар шул сүзләрне тормышка ашырса, бурычларын түләсә, болар аларның өстеннән төшәчәк. Аларның гөнаһлары балаларына тәэсир итмәсен өчен, Аллаһтан алар өчен гафу сорарга кирәк.

Әрвахлар өчен Коръәннән белгән сүрәләрне укырга кирәк. Гадәттә “Фатиха", “Ясин”, “Тәбәрәк” сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.
"Йа, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укуда хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит.

Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең һәм аның гаиләсенең, атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.

Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.

Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә (исемнәрен әйтергә) ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның (исемнәрен әйтергә) рух шәрифләренә ирештер. Җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.

Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-савапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.

Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.
Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин”.
Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев