Татарстанда температура +33 градуска кадәр күтәреләчәк, явым-төшем көтелми
Һава торышы

Татарстанда температура +33 градуска кадәр күтәреләчәк, явым-төшем көтелми

.

Бүген, 17 августта, Татарстанга коры һәм эссе һава торышы була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Кичә көннең икенче яртысында һәм төнлә күзәтелгән явым-төшемнәр туктый.

Иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исәчәк, кайбер урыннарда ул 13 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә төбәктә һава температурасы +15,4 градустан (1.20 сәгатькә Азнакай метеостанциясе мәгълүматлары буенча) +19,8 градуска (шул ук вакытка Арча метеостанциясе мәгълүматлары буенча) кадәр тәшкил итте.

Көндез исә республикада һава температурасы +28..+33 градуска кадәр (Казанда +30..+32 градуска кадәр) күтәреләчәк, ди метеорологлар.

Чыганак.

 


Нет комментариев