Татарстанда һава шартлары бозылу сәбәпле кисәтү игълан ителде
Һава торышы

Татарстанда һава шартлары бозылу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Бүген Татарстан территориясендә һава шартларының кискен бозылуы көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтү игълан итте.

Аерым алганда, 2 июньдә 16.00 сәгатьтән 3 июньдә 9.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән яшенле, көчле яңгыр һәм боз явачак.

Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына – 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитүе көтелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-hava-sartlary-bozylu-sabaple-kisatu-iglan-itelde-5871882


Нет комментариев