САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда буран, җепшек кар һәм секундына 23 метрга кадәр көчле җил фаразлана

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда янә һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада көн болытлы, көндез аязучан болытлы булачак. Барлык районнарда бераз кар һәм җепшек кар явуы көтелә.

Якшәмбе көнне, 5 мартта, кич белән, дүшәмбе көнне, 6 мартта, төнлә һәм иртән кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр начараячак, дип искәртә синоптиклар.

Моннан тыш, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, көчәйгән вакыттан 23 метрга кадәр (ТР башкаласында – 14 метрга кадәр) җитәчәк. Юлларда кар көртләре һәм кар боткасы, кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килүе көтелә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1..-6 (Казанда -3..-5), көндез исә -4..+1 градус (ТР башкаласында -1..+1) тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-buran-epsek-kar-ham-sekundyna-23-metrga-kadar-kocle-i

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев