Иртәгә Татарстанда нульдән югары температура һәм һава шартлары начарлануы көтелә.
Мондый һава торышы булганда, биналар түбәсеннән кар һәм боз төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Республиканың кайбер районнарында күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәккә начарларнырга мөмкин. Төнлә юлларда бозлавык була. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә һәм вакыты белән 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр фаразлана.
Төнлә һава температурасы -3..+2 градус, ә көндез 0..+4 градус булачак. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә.
Нет комментариев