САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Һава торышы

Сарманда бөреләр ачыла

Синоптиклар узган атна ахырында ук илдә аномаль җылы һава торышы урнашачагы турында хәбәр иткәннәр иде.

Әлеге фараз озак көттермәде, чынга да ашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары 18 ноябрьдә Мәскәүдә көндез 9,4 градус җылы булганлыгы турында яздылар. Сарманда да термометр баганалары ул көнне +9 ны күрсәтте. Мондый рекорд илебездә моннан 85 ел элек куелган. Ул ноябрьнең икенче яртысы өчен уртача климатик нормадан шактый югары. Бу көннәрдә мондый җылы һава торышы бөтен Үзәк Россиядә күзәтелә. Метереологлар әйтүенчә, моның сәбәбе – дым һәм җылы белән тулы атлантик циклон. 
Югарыдагы фоторәсем бүген район үзәгендә төшерелде. Сарман агачларында бөреләр ачыла башлаган ләбаса! Ә сезнең бакчаларда нихәлләр бар, хөрмәтле райондашлар? Яңалыкларыгызны безнең белән дә бүлешегез әле. Рәхмәтебезне Сезгә алдан ук әйтеп куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев