Киләсе атна башында Татарстанда җылыта башлаячак
Һава торышы

Киләсе атна башында Татарстанда җылыта башлаячак

Соңгы вакытта Татарстанда күзәтелгән салкын һава торышын җылы көннәр алыштырачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Синоптикларның мәгълүматлары буенча, шимбә төнендә явым-төшем ихтималы аз, шулай да көндез бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә +5..+10 градус булса, көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Якшәмбе температураның тагын берничә градуска күтәрелүе көтелә. Төнлә һава температурасы +6..+11, көндез +19..+24 градус тәшкил итәчәк.

«Киләсе атна башында, 26-27 июньдә, явым-төшем ихтималы аз. Термометрның терекөмеш баганасы +20..+26 градуска кадәр күтәреләчәк», — диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең якынча фаразында.

 


Нет комментариев