САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Яз башында Татарстанда -13 градуска кадәр суыта

Март башында Татарстанда температура фоны төшәчәк, ләкин аннары республикада янә җылыта.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза ИА «Татар-информ»

Алдагы көннәрдә республикада һава торышының циклонлы төре сакланачак. Вакыт-вакыт кар явачак, урыннарда буран булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундка 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Чәршәмбе, 1 мартта, һава температурасы төнлә -6..-11 градус, көндез -3..-8 градус булачак. Пәнҗешәмбе, 2 мартта, салкынайта: төнге сәгатьләрдә -8.. -13 градус, көндез -4..-9 градус көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 3 һәм 4 мартта, җомга һәм шимбә көннәрендә, Татарстанда һава торышын чираттагы циклон билгели башлаячак. Кар явачак, көн болытлы булачак.

3 мартта көннең караңгы вакытында -7..-12 градус, якты вакытта -1..-6 градуска кадәр суык булачак. 4 мартта төнлә һава температурасы -3..-8 градус, көндез -2.. +1 градуска кадәр күрсәтер дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев